Өйләнгән вакытында, иң элек, егетнең атасы баласына кемне алуын
алдан белеп торырга бурычлы. Туганнары, агасы-энесе дә киңәшләрен
бирәләр. Яучы җибәрер алдыннан соратылачак кызның нәсел-нәсәбе вә
холкы, әхлаклы вә әдәпле булуы тикшерелер. Матурлык, байлык, чибәрлек
кебек сыйфатларга артык әһәмият биреп, чибәр булганы өчен генә кызны
алу сөннәтләр өчен киңәш ителми, чөнки чибәр йөзле, яман холыклы хатын
ир өчен — бәла, туганнары өчен — газап, халык өчен — авырлык булып
төшәчәк.