Сайт для жениха и невесты!!!



 О свадьбе
Главная » Статьи » Мои статьи

Калым һәм мәһәр

Калым — төрки сүз. Кияү тарафыннан кәләшнең ата-анасына яки туганнарына бирелә торган түләү (мал, акча) мәгънәсендә. Исламлашкан халыкларда калым түләү йоласы ислами мәһәр белән өлешчә туры килә. Төп аерма шунда: калым кәләшнең үзенә бирелми, аның ата-анасына яки туганнарына тапшырыла һәм аларның милкенә әйләнә. Моңардан тыш, калым никахның алшарты буларак түләнә, мәһәр исә никахтан соң бирелә.

Мәһәр исә гарәп сүзе, кияү тарафыннан кыз ягына бирелә торган мал яки акчаны белдерә. Бу төшенчә төрки халыклардагы бирнә-калымга өлешчә туры килә. Мәһәрнең күләме төгәл каралмаган, ләкин кайбер мөселман илләрендә аңың иң зур чиге билгеләнгән.

Мәһәр гадәттә ике өлешкә бүленә: хәзер кулга бирелә торган мәһәр — нәкыд һәм кичектерелгән мәһәр — насия. Беренчесе — кияү тарафыннан кәләшкә никахлашканда бирелә торган билгеле бур сумма яки мөлкәт, икенчесе — ире үлгән очракта яки аның теләге белән никах таркалганда хатынга бирелә торган акча яки мөлкәт. Гомумән, әгәр ир белән хатын никахтан соң якын мөнәсәбәтләргә кермәгән булсалар, ир гаебе белән никах таркалганда, хатын мәһәрнең яртысына хаклы була. Әгәр никах хатын гаебе белән өзелсә, мәһәр түләнми, түләнгән булса, иргә кире кайтарыла.

"Милләт календаре - 1999 ел". Казан

Краткий перевод. - Отличие калыма и махра.
Калым - дается  родителям или близким невесты. а Махр - самой невесте частями, желательно сразу!

Категория: Мои статьи | Добавил: Diana (09.04.2009)
Просмотров: 1414 | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Понедельник
06.05.2024
15:30
Категории каталога
Мои статьи [4]
Форма входа
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024